БЕРДӘМЛЕК и. Бергәлек, бергә тупланганлык, оешканлык. Ә сез, «милли бердәмлек» дигән булып, казахның ярлы күпчелеге өстеннән бер төркем казах солтаннарының һәм байларының камчысын уйнатмакчы буласыз? Ә.Фәйзи. Җитеш тормышта яшәүнең тагын бер сере, мөгаен, әнә шул бердәмлеккә дә барып тоташадыр әле. Ватаным Татарстан. Төркиләрнең бердәмлеген ныгытуга, көч-куәтен арттыруга зур өлеш кертә. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә