БЕРДӘМЛӘШҮ ф. Берләшү, бергә оешу. Җитмәсә, 1927 елда барлык крестьяннарның өчтән бере инде кооперацияләргә берләшкән иде. Димәк, халык авылда бердәмләшеп эшләүгә, яшәүгә каршы түгел. Ф.Сафин Бердәмләшә бару Акрынлап бердәмләшү Бердәмләшә төшү Бераз бердәмләшү; тагын да бердәмләшү Бердәмләшеп алу Бергә тупланган хәлгә килү Бердәмләшеп бетү Барысы да тәмам бердәмләшү Бердәмләшеп җибәрү Бердәмлеккә ирешү Бердәмләшеп китү Ниндидер этәргеч, сәбәптән соң бердәмләшү; бердәмлеккә ирешү. Ш.Анак иҗатының бер күркәм ягы шул: ул үз халкының гасырлар буе чарланып килгән рухи җәүһәрләрен, бүтән халыкларда булган шундый ук аналогик рухи байлыклар белән кушылып, бердәмләшеп китә алырлык яссылыкка куя белә. Р.Фәйзуллин Бердәмләшеп кую Алдан бердәмләшү |