БЕРДӘМ с. 1. 1) Үзара килешеп, бергәләп башкарыла торган; бер уй, ният белән оешкан; үзара дуслыкка нигезләнеп тупланган. Язучылар союзы һәм Композиторлар союзы бердәм иҗат эшен көчәйтергә тиешләр. М.Җәлил. Бар да тигез – читләр һәм ятлар юк Безнең тату, бердәм семьяда. Ә.Исхак. Тигез, бердәм тавыш белән, чикерткәләр кычкыралар. А.Әхмәт 2) Уртак, барлык кешеләр өчен дә бер дәрәҗәдә булган. Баскониянең ташлы юлларында Бердәм байрак тотып кулларына, Ялкынланып бердәм хис белән, Җимерелмәслек ныклы көч белән Саклый алар анда Испаниянең Хезмәт яңгырап торган җирләрен. Ә.Исхак. Бердәм дәүләт имтиханында укучылар үз билгеләрен аклый. Ватаным Татарстан. Бердәм таләп, бердәм кагыйдә булмаудан, мөгаллим дә, бала да, милләт тә зыян күрә. Татарстан яшьләре 3) Бербөтен. --- милли хәрәкәтнең иң төп изге бурычы – татар халкын бөтен, бердәм, бер милләт итеп саклау иде.Ә.Еники. Сәламәт яшәү рәвешен оештыруда акыл белән эш итү һәм үзебезнең рухи-интеллектуаль үсешебезне тагын да камилләштерү – бердәм процесс ул. А.Низамов 2. рәв. мәгъ. 1) Бергәләшеп, һәркем бер булып. Колхозчыларыгыз өмәдә, зур тырышлык күрсәтеп, бердәм эшләделәр. А.Әхмәт. Кызыл мәйдан аша яшьлек бара, Бердәм атлый сезнең аяклар. Ә.Ерикәй. Әнвәр бервакытны аңар: – Барлык мөселманнар бердәм һәм тату яшәсәләр генә бәхеткә ирешәчәкләр, – дигән фикер әйткәч, Булат көтелмәгән соравы белән аптырашта калдырды. К.Нәҗми 2) Барысы бергә, бер үк вакытта, дәррәү. Кинәт өч кеше бердәм көлеп җибәрделәр. А.Әхмәт. Килешмәгән очракта, аны инкяр итеп, бердәм рәвештә: «Азатлык!» – дип кычкыра, сызгыра башлый. З.Мәхмүди. Бик кызып киткәч, бердәм кычкырышып, җырлашып, ресторанның эчен дер селкетүләр бар иде. Ш.Бабич 3. хәб. функ. Һәркем бер булуны, тупланганлыкны белдерә. Өстәвенә, авыл кешесе бик бердәм. Ватаным Татарстан |