БЕРДӘЙЛЕК и. 1) Бертөслелек, охшашлык, тәңгәллек. Мәсәлән, Платон биш төп категорияне атый: асыл (төп нигез), хәрәкәт, тик торыш, бердәйлек (тождество) һәм аермалык. К.Гыйззәтов. --- уен-ритуалларын бу – безнеке, бу – славяннарныкы, дип әйтүе дә кыен, чөнки бу охшашлык һәм тәңгәллекләр фольклор үсешендәге типологик бердәйлек булып формалашканнар. Р. Ягъфәров

2) мат. Кыйммәтләре үзара бер үк булган алгебраик аңлатмалар тигезлеге. Бу тигезлек бердәйлек булу сәбәпле, үзгәрешлеләр урынына аерым кыйммәтләр куйганда килеп чыккан тигезләмәләр системасы A, A1 коэффициентларын табарга мөмкинлек бирә. Күпбуыннар: Югары уку йортлары өчен уку ярдәмлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә