БЕ’РДӘЙ рәв. 1) Бертигез, бертөсле, тәңгәл. Бары да бердәй яшел булып утырган агачларны табигать нинди генә төсләргә бизәмәде! Г.Гобәй. Бердәй сөеп азат хезмәтне, Бердәй сөеп газиз Ватанны, Алга куеп бер үк максатны, Каршыладык һәркөн ал таңны. Ә.Исхак. Аннары без, көрәкләребезне алып, беребез бер сүз эндәшмичә, һәркайсыбыз бердәй уйга батып, кабер туфрагын тигезләп күтәрдек. А.Шамов

2) Искиткеч, менә дигән; бик яхшы. Киленнең болай иркен күңелле, ачык чырайлы булып, ачу сакламавы, аның өстенә, бөтен районда бердәй бодай үстереп, район башлыклары һәм олылар каршында гел уңганлыгы һәм тырышлыгы белән генә телгә алынуы Хәдичәнең дә күңелен йомшартмый калмый иде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә