БЕРДА’НКА и. ингл. иск. 1) Америкалы Бердан исеменнән: XIX гасырның икенче яртысында рус армиясендә кулланылган бер корулы мылтык. Винтовкалар бик төрле һәм ике системадагылар иде, – анда рус берданкалары да, --- немец винтовкалары да бар иде. А.Шамов. Каушый-каушый, берданканы алды һәм, начальникның кире уйлавыннан куркып, бер читкә китте дә, берданка белән эш итә алганын күрсәтәсе килеп, йозагын оста итеп шалтыратып куйды. Г.Гобәй 2) Бер көпшәле ау мылтыгы. Ә Фәритнең кече абыйсы Госман берданка алып чыккан арада, әллә шул ук, әллә икенче бер тилгән, һавадан койрыклы йолдыздай атылып килеп төште дә, беренчесенең коелып калган каурыйлары тирәсендә чырылдап йөргән икенче кошны да эләктереп менеп китте. Г.Гобәй. Нургали абзар ишегенә китте, Хисмәт абзый, сүс бау таккан берданкасын бер иңбашыннан икенчесенә күчереп, аның артыннан иярде. Ә.Еники |