БЕРГӘЛЕК и. 1. 1) Бердәмлек, татулык. Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып, Без шаярыштык вакытлар алмашып. Г.Тукай 2) Уртаклык. Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? Без туган бер җепкә бергә теркәлеп. Г.Тукай. Шулай итеп, үзеннән-үзе, һәр ике як өчен дә кулай бергәлек барлыкка килде. Р.Мирхәйдәров 2. с. мәгъ. сөйл. Бергә узган, бергә булган; уртак, күмәк. Ике ел бергәлек якты тормыштан соң, Нәфисәнең кияве тиф авыруыннан үлеп китте. Ш.Камал |