БЕРГӘЛӘП рәв. к. бергә-бергә. Ул турыда Газизәне бергәләп тәрбияләү өчен, мин сиңа һәртөрле булышлыклар күрсәтергә әзермен. Г.Тукай. Аннары алар, бергәләп, камышлы Мишә буена төштеләр. Н.Хәсәнов. Рәмис суынсын өчен алдан ук ясап куелган чәйне эчкәч, бергәләп, бакчага барырга чыктылар. С.Кашапова

◊ Бергәләп тоз ашау Авыр хәлләрне бергә кичерү, бергә кыенлыклардан чыгу. Ихтимал, тора-бара, бергәләп тоз ашагач, барысы да булыр. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә