БЕРГӘ’-БЕРГӘ рәв. Һәммәсе бергәләп, җыйнаулашып, бергәләшеп. Өйгә генә алып кайтыйм үзен, гөрләшеп, янә дистәләрчә ел бергә-бергә гомер кичерергә насыйп кына булсын!.. К.Миңлебаев. Аларның яшьлеге һәм кайнар мәхәббәтләренең онытылмас истәлеге булып, бергә-бергә яши башлаган шушы өйләре калган. Р.Ишморат. Алга таба да шулай бергә-бергә хезмәттәшлек итәргә насыйп булсын! Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә