БЕРГӘ’-БЕР рәв. 1) Бер данәгә – бер данә. Бергә-бер алмашу

2) Ялгыз, үзе генә. Табигать белән бергә-бер калганда, кешедә матур уйлар гына туа. Ш.Галиев. Бөек әсәрләрне – җырмы, көйме, рәсемме – исегезгә төшерегез, күбесен талантлы Шәхес ялгызлыкта – Дөнья белән бергә-бер калып, серле тынлыкта иҗат иткән бит! Р.Фәйзуллин. Онытылып язар өчен, өстәлең белән бергә-бер калу кирәк бит. Р.Зәйдулла. --- һәр иҗатчы үзенең намусы, вакыт һәм халык алдында япа-ялгыз, бергә-бер бит! А.Хәлим

3) к. бермә-бер ( 2 мәгъ.). [Май] Базда озак торган, каксыган, базарлыклы түгел! Әйдә, миннән булсын яхшылык, бергә-бер. Г.Бәширов

4) Бер үк төрле, бертигез дәрәҗәле. Хисап әзер: бергә-бер, Син дә бер һәм мин дә бер. Б.Рәхимова. Ярыш нәтиҗәләре: бергә-бер

5) Бер кешегә (төркемгә) каршы бер кеше (төркем). Ахыр, бергә-бер юлыгышып, каты орыш кылдылар. Әкият. Менә шунда Мостафин тупчылары немец танклары белән бергә-бер калды. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә