БЕРГӘ рәв. 1) Үзара берлектә, бергәләп, бергәләшеп. Аның белән бергә көймәдә диңгезгә балык сөзәргә чыгам... Ә.Фәйзи. Сезнең белән бергә без дә саф һава урынына тузан йотып утырдык. Г.Камал. Су китерә, утын кертә, кызлар белән бергә каз йолка, аннан икешәр-икешәр дүрт казны, көянтә башына элеп, елгага алып төшә. Ә.Еники. Никадәр авыр булса да, бергә булгач түзәрбез. Р.Ишморат 2) Кушылып, кушып, катнаштырып, катнашып. Бик сирәк кешедә менә шундый бер-берсенә капма-каршы сыйфатлар бергә сыеша. Т.Галиуллин. Борчак белән солыны, я булмаса, вика белән солыны бергә кушып чәчәргә кирәк икән. Ә.Еники 3) белән бәйлеге янында килгәндә: бер үк чакны, бер үк вакытта, шул ук вакытта, рәттән. Чирмешәндә торган чакларында, Мәрьям, әниләре авылыннан машинада кайтып килешли, авариягә очрап, өч яшьлек кызы белән бергә һәлак булды. Ә.Еники. – Әгәр мин сезнең белән бергә хезмәт итмәгән булсам, – диде ул. А.Шамов. Үзе белән бергә очкан таныш түгел адәмнәрне күргәч, ул бик нык гаҗәпләнде. З.Мәхмүди ◊ Бергә булсын «Тәмле булсын», «эшләр уңсын» һ.б.ш. теләкләргә каршы җавап итеп әйтелә |