БЕ’РВАКЫТ рәв. 1) Күптән булган, әллә кайчан, кайчандыр бер. Икенче бервакыт, көзге көндә, товар поезды станциягә килеп туктауга, кондуктор белән уртак тел таптым. К.Миңлебаев. Моның шулай икәненә Мотаһир бервакыт үзе дә ышанды. Р.Кәрами. Бервакыт шулай, аны олы малайлар кыерсыткач, ул әтисенә кайтып зарланган иде. Н.Хәсәнов 2) Кайчан да булса бер (киләчәктә). Дәҗҗал белән Мәһди дигән затлар, иске игътикатлылар әйткәнчә, бервакыт килеп чыгарлармы? Г.Тукай. Коега төкермә, бервакыт суын эчәргә кирәк булыр, диләр. Г.Тукай |