БЕ’РБӨТЕН с. Бердәм, тоташ. Казан ханлыгы халкы, Кырым ханлыгы, башка татар ханлыклары һәм Нугай Урдасы халкы белән этник яктан бербөтен кавем тәшкил итә. М.Әхмәтҗанов. Береннән бере уңган ике затның кушылуы, бербөтен тәшкил итүе була. К.Миңлебаев