БЕ’Р-БЕРСЕ а. 1) Предметларга, затларга яки аларның төркемнәренә, аерып, аерым-аерым күрсәтә торган билгеләү алмашлыгы; һәрберсе, һәркайсы. Шулай булса да, кешеләр, бер-берсе белән танышу, йөрешү, алыш-биреш итү аркасында, акрынлап берләшәләр, күплектән берлеккә таба баралар. Г.Гобәйдуллин. Бер-берсе мең сумлык --- бар бу атларның. Г.Ибраһимов

2) кыек килештә бер-беребезне, бер-береңә, бер-берегездән, бер-берсенә, бер-берсеннән Берсе икенчесен. Кызы да, кияве дә, югары белем алган зыялыларга хас тыенкы гаҗәпләнү аша, бер-берсенә караштылар. М.Галиев. Күпме яшь йөрәкләрнең бер-берсенә биргән кайнар вәгъдәләренә шаһит булгандыр ул. Ф.Сафин. Әнә шул сансыз-исәпсез урманнарда бер-берсенә тәмам охшаган ике --- агач юк, диләр. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә