БЕ’Р-БЕР рәв. 1. 1) Нәкъ, әйтерсең (охшатып әйткәндә). Айлар үттек, еллар үттек, гөл кебек, Бер-берен көнләүче пар былбыл кебек. Ф.Бурнаш

2) Кайчан да булса (бер). Бу арада сораганым да юк, ул Закир дигәннәрен табалармы инде --- бер-бер, юкмы? Г.Камал

3) Берәмтекләп, аерым-аерым. --- вә солдатка тотып бирүен, вә башка золымнарын да бер-бер бәян итте. Г.Тукай

2. а. функ. 1) Билгесез зат, предмет, эш-хәлгә ишарәләп, билгесезлек алмашлыгы буларак кулланыла; ниндидер, нинди дә, кайсыдыр. Булмас ахры, диде, бер-бер хәйлә кормый. Г.Тукай. Үзе кире борылды, егетләргә бер-бер бәла була күрмәсен, дип, авылга чапты. Ф.Сафин. Ә эштән кайтканда, ул миңа сыкраган тавыш белән генә әйтте: – Әллә соң миңа бер-бер үпкәң бармы? Н.Гыйматдинова. Кайда булса да башка бер-бер җиргә куйган булырга кирәк. Г.Камал

2) Затларга, предметларга яки аларның төркемнәренә аерып, аерым-аерым ишарәләп, билгеләү алмашлыгы буларак кулланыла; һәрбер. [Колхозчыларның] Кайсылары бер-бер арбага бишәр-алтышар кеше төялгән, урам буйлап көлешә-көлешә, кырдан кайталар. Ш.Камал. Бер-бер күн итегенә дә өч егетнең аягы шыплап кына кереп утырыр сыман. Ф.Сафин

◊ Бер-бер артлы Берсе икенчесенә ияреп, берсе артыннан икенчесе. Хабаровск әйтерсең бер-бер артлы куышкан өч дулкын рәвешендәге тауда утыра. Н.Хәсәнов. Шунысы гаҗәп, Мәскәү аларның бурычларын бер-бер артлы гамәлдән чыгара тора. М.Абдуллин. Еллар бер-бер артлы узар, ә мәктәп тәмамлаганда истәлек өчен төшкән фотолар гомерлек ядкяр булып калыр. Мәгърифәт. Бер-бер вакытта Кайчан да булса, кайчандыр бер. Бер-бер җирдә Кайдадыр, ниндидер берәр билгесез урында. Ул бу кәгазьгә һәрбер күргән гаҗәп нәрсәсен яза бара торган бер яхшы гадәт ясаган; бер-бер җиргә туктап ял иткәндә, кешеләр ял иткәндә, Сәгыйд карт, утырып, язарга яратадыр иде. Г.Гобәйдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә