БЕРӘҮСЕ а. 1) сөйл. Билгесез затка ишарәләп, билгесезлек алмашлыгы буларак кулланыла; кемдер, әллә кем. [Яралылардан] Берәүсе, солдатларга карап: «--- сез кемнәргә каршы мылтык күтәреп килеп, кемнәрнең йөрәк каннарын агызуыгызны беләсезме?» [диде]. М.Гафури

2) дә кисәкчәсе белән берлектә, бөтенләй табылмауны белдереп, булуын, барлыгын кире кагып, юклык алмашлыгы буларак кулланыла; һичкем, беркем, кем дә, һичберсе. Берәүсе дә икмәк китерми, өйгә дә якмый. М.Җәлил



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә