БЕРӘ’Ү сан 1. Барысы, бөтенесе бергә бер генә булуны белдергән җыю саны. Минем йөрәгемне әрнетүче син генә, берәү генә. Ә.Ерикәй 2. а. функ. 1) Билгесез затка ишарәләп, билгесезлек алмашлыгы буларак кулланыла; кемдер, әллә кем. Чал төшкән түгәрәк сары сакаллы, каракүл бүрекле берәү белән озын чәчләре тирәли кырт киселгән, бөрмәле кафтан кигән бер кара чандыр кеше якынлашты. Ә.Фәйзи. Аның ачулы тавышын ишетеп, борылып карасалар – алыптай гәүдәле берәүнең, күккә тәртә күтәреп, өсләренә килүен күрәләр. К.Миңлебаев. Соң, Нурислам абыйсыннан да лаеклырак дөньяда икенче берәү бармы икән әле! Р.Хафизова 2) дә кисәкчәсе белән берлектә, бөтенләй табылмауны белдереп, булуын, барлыгын кире кагып, юклык алмашлыгы буларак кулланыла; һичкем, беркем, кем дә. Бу вакытта әле берәү дә йокламый. Ә.Айдар. Аның арткы ишектән шым гына килеп керүен берәү дә сизмәде. Ш.Маннур. Без, һичбер комачаусыз-нисез, берәү дә берни әйтмичә, корыч йөрәкле дустыбызның кабере алдына тезләндек. А.Шамов. Берәү дә бу дөньяга матур буй-сын белән тумый. Сөембикә 3. и. мәгъ. 1) Сөйләүчегә билгеле булган кеше. Әни, минем күз бүтәнгә төште шул, икенче берәүгә. К.Миңлебаев. – Әби, атны бераз ял иттерик, үзебез дә җылыныйк. Монда берәүгә кереп чыгарбыз, – диде Низами. Г.Ибраһимов. Авылыбызда Темарук дигән кушаматлы Әхмәтҗан исемле берәү бар иде. К.Миңлебаев 2) берәүләр күпл. Кайберәүләр, кайсыберләр, кайсыбер кешеләр. Күп күрдем сандугач оясын, Берәүләр күралмый гомергә! Әнә шул берәүләр еш кына өйрәтә – кай төштә күрергә. Р.Фәйзуллин. Бу дөньяга без барыбыз да кеше булып туабыз, әмма, үсә төшкәч, табигать кануннарына каршы төшеп, берәүләребез – үрдәккә, икенчеләребез – төлкегә, өченчеләребез юха еланга әверелә, һәм гел шулай, елдан-елга, гасырдан-гасырга дәвам итә. З.Мәхмүди 3) берәүләр эвф. күпл. Кемгә дә булса кинаяләп әйткәндә. Берәүләр зур кеше булган икән 4) Кемдер, билгесез кеше, бер кеше. Ишеттем мин кичә: берәү җырлый, чын безнеңчә матур, моңлы көй. Г.Тукай. Аңа өстән берәү күрсәтмәләр биреп тора. Н.Хәсәнов. |