БЕРӘР сан 1. Һәркемгә (һәрнәрсәгә) бер, һәрберсенә бертигез күләмдә бер булуны белдергән бүлү саны . – Әйдәгез, менә шушы уңайдан, күрше авылдагы мәчетебезгә утын илтик – берәр агачтан да җыела бит, кисеп тә кайтырбыз, бәйрәм булгач, саваплы булсын, – диде. М.Әмир. Эшелоннарны берәр сәгать, икешәр сәгать семафор алдында тоту өчен сәбәп табылып кына тора. И.Гази

2. а. функ. 1) Билгесез зат, предмет, эш-хәлгә ишарәләп, билгесезлек алмашлыгы буларак кулланыла; ниндидер, нинди дә, кайсыдыр. Моның астында берәр хәйлә бардыр. Г.Ибраһимов. Ә Клара урынында берәр дөнья күргән олы кеше булса, ул, бу өйләргә карап, авылның үткән тарихын да, бүгенге хәлен дә китаптан укыган шикелле укыр иде. Ә.Еники. Моның өчен аңа берәр якты хатирәне, берәр шатлыклы вакыйганы күз алдына китерергә кирәк иде. М.Хәсәнов

3. рәв. мәгъ. Вакыт төшенчәсен белдергән сүзләр белән, чамалап әйткәндә, якынча шул вакыт эчендә, мәгънәсендә кулланыла. Авария-фәлән булмаса, берәр айдан нефть яткан катлауга барып җитәчәкбез. А.Әхмәт

◊ Берәр яры Кая да булса; кайда да булса. Ничек уйлыйсыз, Батырхан әфәнде, миңа монда берәр яры урнашырга булырмы икән? К.Тинчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә