БЕРӘМТЕКЛӘП рәв. 1) к. берәмләп. Тик инде эскерт кырыеннан берәмтекләп җыеп кайткан бодайны туфрагыннан арындыру белән генә чикләнмәде. К.Миңлебаев. --- нәкъ абыстай шикелле итеп, бармак очлары белән, берәмтекләп, тәсбих төймәләрен тартырга тотынды. Ф.Бәйрәмова 2) Бик җентекләп, тәфсилләп, игътибар белән. Рәфгать белән, берәмтекләп, һәр җан иясен инә күзеннән үткәрербез... А.Гыйләҗев. Ул, яхшылап, кәгазьләрне тикшерде, хәрефләренә хәтле берәмтекләп карап чыкты кебек. Р.Сәгъди ◊ Берәмтекләп кенә санарлык Бик аз күләмдә |