БЕРӘМЛЕКЛӘП рәв. 1) Берәрләп, берәм-берәм. Тотыш би, санап, берәмлекләп, көмеш акчалар ташлады. Н.Фәттах. Хәбибулла абзыйны военкоматка чакырдылар. Алтынчы дистәнең актыккы көннәрен берәмлекләп чүпләп барган бу картка нинди йомышлары төште икән? Г.Әпсәләмов 2) Аерым бер сыйфатлары буенча аерып, бик җентекләп. Мансуров, районга килгән көннән башлап, кыйммәтле асылташ кебек берәмлекләп җыйган талантлы яшьләр гвардиясенә тагын бер солдат табылуына чын күңелдән куанды. Г.Бәширов |