БЕРӘМЛЕК и. 1) Үлчәнә һәм исәпләнә алырлык, исәпләргә мөмкин булган төрдәш, бер типтагы нәрсәләрне микъдар, күләм ягыннан чагыштыру өчен кабул ителгән зурлык, үлчәм итеп билгеләнгән күләм. Ана күңелендәге изгелекне үлчәү өчен берәмлекләр җитәрме икән?! Р.Хафизова. Ул инде хәрби берәмлек буларак берни тормый, бик акрынлык белән, алга гына бара ала. Кызыклар дөньясында. Тик галимнәр аны авырлык яки көчәнеш кебек берәмлекләрдә үлчи генә белми әле. Юлдаш 2) Данә. Язылу тарихлары сакланган ташларның саны 49 берәмлеккә җитә. М.Әхмәтҗанов. Татарстан Президенты киңәшчесе Татьяна Ларионова әйтүенчә, Казанның медицина җиһазлары заводында инвалидлар өчен электр арбаларын елына 1670 берәмлек җитештерү планлаштырыла. Шәһри Казан 3) Бердәмлек, бергә тупланганлык, бөтенлек. Һәр фәннең төп берәмлеге, үзәк мәсьәләсе була, шуның тирәсендә, тагын да хосусыйрак мәсьәләләргә тармаклана-тармаклана, тулы бер фәнни өлкә барлыкка килә. М.Кашапов 4) лингв. Лексема. Ә морфологияне сүз төркеменә оеша торган берәмлекләр һәм шулар белән бәйле мәсьәләләр кызыксындыра һ.б. М.Кашапов 5) мат. Күп урынлы саннарның нуль һәм бердән тугызга кадәрге цифрлары. А векторы х күчәренең уңай ягына юнәлгән һәм модуле 3 берәмлеккә тигез. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы |