БЕРӘ’М-БЕРӘМ рәв. 1) Берсе артыннан икенчесе тезелеп, бер-бер артлы, аерым-аерым. Трап салынуга, пассажирлар, берәм-берәм, ярга агыла башлады. Р.Кәрами. Ул арада чәй әзерләнеп, әллә ничә айлар сагынып йөргән сыйлар, берәм-берәм, өстәлгә тезелде. Г.Ибраһимов. Креслоларын саклап калу бәрабәренә, милли мәктәпләрне берәм-берәм бетерү юлына бастылар. К.Миңлебаев

2) Берәрләп, берәмтекләп. Йолдызлар башта тоныкланды, аннары берәм-берәм сүнә башлады. Р.Хафизова. Туйганчы коендылар егетләр, аннары берәм-берәм ярга чыгып, ком өстенә аудылар. Р.Хафизова

3) күч. Җентекләп, тәфсилләп, җиренә җиткереп. Илгизәр фотокарточкаларны берәм-берәм күздән кичерде. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә