БЕ’РАРА рәв. 1) Кайчандыр, бервакыт (узган хәл турында). Әле кайчан гына --- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган, берара Апас мәдәният йортында методист булып эшләп, халык театрында уйнап йөргән ---. Л.Лерон

2) Ниндидер бер вакыт эчендә, билгеле бер вакытта. Әбәттән соң, бакчада берара электр ышкысының гөжләгән тавышы яңгырап торды. Н.Хәсәнов . Берара кузгалмыйча да ятты, фәкать җилкәләре генә дерелдәп торды. М.Әмирханов. Берара зәп-зәңгәр күк йөзенә караган хәлдә хәрәкәтсез ятты. Тәмуг чәчәге

3) Кайчан да булса, ничек тә булса, киләчәктә бер. [Карчык:] Энҗенең бик яхшылары бар иде, бик эресе! Монда алып килмәгән идем шул, берара китерермен! Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә