БЕРАЗДАН рәв. Берникадәр вакыттан соң, күпмедер вакыт узгач, озакламыйча, соңрак. Тик бераздан җәяүлеләрнең яшьрәге, арбада утыручы малайга игътибар итеп, шаяртыбрак сорау бирде. Ә.Фәйзи. Бераздан гына бригадир кызы Ләйләнең ачы кычкыруына берьюлы сикереп тордылар. Г.Гыйльманов. Бераздан соң инде алар, бер-берсенә бик якын килеп, кулларыннан тотышып утыралар иде. А.Шамов |