БЕРАЗ рәв. 1) Аз гына күләмдә, берникадәр генә, күп түгел, беркадәр, өлешчә генә. Шулай да әле, кызлар, Алла хакы өчен, Миннән бераз читтә йөрегез. Һ.Такташ. Комбайннарның барысын да борчакка кертергәме, әллә беразын арыш басуына җибәрә торыргамы? Г.Гыйльманов. Умарта күчен без юлдан бераз уң кулдарак күреп алдык. К.Миңлебаев 2) Аз вакытка, озак түгел, кыска вакыт эчендә. Анысы шулай, Мәрфуга түти, тик анда баруны бераз соңга калдырып тору да зарарлы түгел. Һ.Такташ. Тимери бераз соңгарак калган булып чыкты. Г.Бәширов 3) Беркадәр, аз-аз гына, җиңелчә генә. Шушы уйлар егетнең күңелен бераз күтәреп җибәрсә дә, янгын сүндерү командасында хезмәт итүе турында язарга кулы күтәрелмәде. Р.Кәрами. Минем бу эшкә бераз кәефем китсә дә, аның үзенә белдермәскә уйладым. Ф.Әмирхан. Бик җиңел сөякле күренде ул безгә, битләре кояшта янган, яңак сөякләре бераз чыгынкы, сакалы сирәк кенә, тәбәнәк кенә гәүдәле бер карт. М.Мәһдиев |