БЕ’РАВЫЗДАН рәв. 1) Бердәм рәвештә, берьюлы. Без дә Гаяз белән, сүз берләшкән кебек, бер үк җырны беравыздан сузып җибәрдек. М.Әмир. Балалар беравыздан җырлап җибәрделәр. Г.Гобәй

2) Бертавыштан, каршылыксыз. Минем бригада членнары аның тәкъдимен беравыздан күтәреп каршы алдылар бит, син дә хуплап ал. Р.Ишморат. Резолюцияне Шихрай тавышка куйды, һәм җыелыш аны беравыздан кабул итте. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә