БЕР сан 1. 1) Унарлы санау системасында 1 санын һәм цифрын, шул сан исәбендәге микъдарны белдергән атама. Шуннан мин, җаен туры китереп кенә, беркем күрмәгәндә, әтинең сул як кесәсендәге янчыктан, бер уч тутырып, тәмәке алдым. К.Миңлебаев. Ерак түгел – бер көнлек юл. К.Тинчурин. Бер ел үтүгә, яшь белгечне мәктәп директоры итеп куялар. Татарстан

2) Парның сыңары. Бер кулы белән күкрәгенә нәрсәдер кысып тоткан кебек. Ф.Сафин. Чирәм арасында аңын югалтып, ыңгырашып яткан тавыкны алып караса хуҗа хатын – теге тавыкның бер күзе сукырайган. М.Мәһдиев

3) Бер – икенче, берсе – икенчесе, берәүләр – икенчеләр кебек тезмәләрдә каршы куюны, санап китүне белдергәндә кулланыла. Бер аягында – ката, икенчесендә – чабата, эндәшми дә тик ята. Такмак. Бер караңгыдан икенче караңгыга шулай тир түксә дә баемады. М.Кәбиров. Нәзнинәнең бер кулында – курчак, икенчесендә – аю. И.Юзеев

4) Бердәнбер зат, бердәнбер очрак, ялгыз, үзе генә. Егет атага бер булганга, солдат куркынычы юк иде. Г.Ибраһимов. Чөнки фронтка баручы – бер алар гына түгел, андый эшелоннар бик күп, аның өстенә, фашист самолётлары көндез йөрергә һич мөмкинлек бирмиләр иде. Г.Бәширов

5) Фигыль алдыннан килеп, нинди дә булса эшнең, гамәлнең бер тапкыр гына үтәлүен белдерә. Бер кабынган газаплы уйлар тынмады да, басылмады да. Н.Хәсәнов. Кулын сузып килгән хәчтерүшкә уң кулының сырты белән генә берне селтәп җибәрде. К.Миңлебаев. Үзәннәргә төшеп бер еладым, – Аңламадылар, Кызгандылар гына, ә үземне Санламадылар. И.Юзеев

6) Юклык төшенчәсен көчәйтеп, бөтенләй, аз гына, мәгънәсен белдерә. Ул, сызымнан сызымга күчкәндә, бер дә тырышмыйча гына, әллә никадәр саннарны хәтеренә сеңдереп өлгерә иде. А.Гыйләҗев. Ул, кайберәүләр кебек, «кирәкми, мәшәкатьләнмәгез» дип суфыйланмады да, гаҗәпләнүен дә күрсәтмәде, аның йөзендә бер генә төк, бер генә сызык та үзгәрмәде. Ф.Садриев

7) Арада иң шәбе, тиңдәшсез, бердәнбер. Әгәр мин, «Спартак» аяк киемнәре – дөньяда бер, дисәм, мыскыллы елмаеп куячаксыз. М.Галиев. --- бу – Гали бай йорты, чардаклы, яшел түбәле, авылда бер шәп, матур йорт. Ә.Еники. Кыз чагында ук авылда бер оста җырчы иде. Г.Бәширов

8) Үткән заман фигыльләреннән соң килеп: барысы, һәммәсе, һәркайсы, мәгънәләрендә йөри. Бу вакытта акча каян булсын? ...Кергән бер акча бетеп тора! М.Гафури. Миңлевафа абзый һаман чабата ясый, тапкан бер акчасын аларга [балаларга] җибәреп тора икән. Н.Исәнбәт. Шәмсениса түти бу хатны өйләренә килгән бер кешегә укып елый. М.Мәһдиев

2. с. мәгъ. 1) Бертөсле, бер-берсенә охшаган, бертөрле, кебек, шундый ук. Бер очтан кискән. Әйтем. Аның чәче – үзе бер болыт. Н.Исәнбәт

2) Уртак. Иярсез-нисез генә атның сыртына атланганда, гүя син аның белән бер гәүдәгә әвереләсең, бер тән, бер җан буласың да куясың. К.Миңлебаев. Әнә алар, бер урам малайлары, язын Камадан су кереп калган уйсулыкка – Кече күлгә килеп туктадылар. Н.Хәсәнов. Без бит – бер ишектән йөреп өйрәнгәннәр. Т.Миңнуллин

3) Бердәнбер. Инде менә бер үкенеч йөри Күңелемдә минем, эчкәре. Х.Әюп. Һәм кызга тик бер чара гына калган. М.Кәбиров. Ничегрәк сүз кушасы, Ничегрәк танышасы? Язмассызмы, дигәннәр, Сез «Мәхәббәт Уставы»? Әйтерсең лә бу эшнең Мин мәшһүр бер остасы! Ш.Галиев

4) Бердәм, оешкан (төстә). Туган илеңә мәхәббәт – синең күңелеңне баетып, бөтен тормышыңның мәгънәсен, тәмен, ямен шундый чакта тагын да ачыграк хис иттерә торган тиңсез бер куәт икән ул. Г.Бәширов. Домначылар, тирән дулкынланып, бер көч белән эшкә тотынды. Ш.Маннур

5) Бөтеннән аерып алынган, аерып куелган. Автор Себер татарлары тарихын бөтен татар тарихының бер өлеше итеп карый. Г.Фәйзрахманов

6) Тулысы белән, бөтен. Ике чабата – бер кием. Мәкаль. Әй, бар иде бер Рәсәй, ди, Беткән икән ул Рәсәй. Н.Исәнбәт. Мәңгелек бер ял бирермен мин сиңа! Н.Исәнбәт

3. рәв. мәгъ. 1) Тиң, бәрабәр. Казанда чират торып сыра алу – Измаил кальгасын алу белән бер ул. З.Мәхмүди

2) Кайчан да булса, бервакыт. Бу хакта бер сөйләр әле ул сезгә. Г.Гыйльманов. Ялгышканлыгыңа үзең үк бер төшенерсең, мин монысына ышанам. Ф.Җамалетдинова

3) Бердәм рәвештә, берьюлы. Әгәр дә алар бөтенесе бер булып ябышса, сезнең кебек юкагач сыйраклар нишли генә алырсыз? Т.Гыйззәт

4) Вакыт берәмлеген белдергән сүзләр алдыннан килеп: шул вакыт эчендә, шул вакытта. Бер ярты сәгатьтән, Аллага тапшырып, эт тончыга. К.Тинчурин. Бар, кайт та уйла, тагын бер атнадан килеп әйтерсең җавабыңны. К.Миңлебаев . Әйе, бер язны Йөзлебикә апасы Нәфисәнең кемгәдер кияүгә чыгуы турында хат та язган иде шикелле. Г.Бәширов

5) Һич, һич тә, бөтенләй дә, аз гына да. Бер дә ишетәсе килми бу сүзне. Н.Хәсәнов. Әнисе көнозын мәктәптә, абыйсы да быел көздән укырга керде; бер өйдә тормый, мәктәбеннән кайта да уйнарга чыгып чаба яки, иптәшләрен җыеп кереп, дәрес карый... Г.Гобәй

4. а. функ. 1) Билгесез зат, предмет, эш-хәлгә ишарәләп, билгесезлек алмашлыгы буларак кулланыла; ниндидер. Бер тавыш килде колакка ---. Г.Тукай. Ни күзем белән күрим, аяк очымда, тәлинкә кадәр күзләрен елтыратып, йонлач бер җан иясе утыра. З.Мәхмүди. Яннарында тугыз-ун яшьлек бер кызчык та бар иде. Г.Әпсәләмов

2) Бөтенләй булмауга, табылмауга, юклыкка ишарәләп, юклык алмашлыгы буларак кулланыла; һич, һичбер, беркая. Бер җирдә юк андый ак каеннар, Бер җирдә юк андый урманнар... Һ.Такташ

5. бере, берләре и. мәгъ. 1) Кайбере, кайберсе, беришләре. Бу илнең һич чиге юктыр, Биниһая адәм чуктыр, Бере – ач, юк-бары – туктыр... Г.Кандалый. Бу юлы, карасам, янымда гына, ямь-яшел чирәмлектә, бик матур, берләре чуар-чуар, берләре сап-сары тавык чебешләре йөри. А.Хәсәнов

2) к. берсе (2). – Агайлар, җиңгәйләр, без сезгә кунак булып кына килмәдек, – дип башлап китте дә, муенсасындагы гәрәбәләр кебек, бере артыннан берен тезеп, «Аланбаш» белән «Чулпан» арасындагы күпьеллык дуслыкны күз алдына китереп бастырды. Г.Бәширов. Бере уң тарафта вә бере урталыкта – ике ишек, урталыктагы ишек янында – бер шкаф. Г.Камал. Аларның килгәне бере, билетларын күрсәтеп, эчкә кереп китәләр. А.Шамов

3) к. берәүсе ( 2 мәгъ.). Озатырга дип килеп, мондый әңгәмә чыгуын бере дә көтмәгән иде. Г.Ибраһимов

4) Алда телгә алынган кеше яки әйбер. Ничек үлим, Берләр – меңнәр өчен, Меңнәр берләр өчен торганда. Һ.Такташ. Колак төбеңә берне кундырсам, биш булыр. А.Гыймадиев

5) Укучыларның өлгерешен бәяләү өчен кертелгән биш баллы системада иң начар билге

6. кер. сүз мәгъ. чыг. килеш форм. к. беренчедән. Бердән, кызының укытучы булып китүен, әлбәттә, дәрәҗә саный. Ф.Хөсни

7. терк. мәгъ. 1) Тиңдәш кисәкләр янында кабатланып килеп, бүлүче теркәгеч буларак кулланыла; әле, я. Күз язмыйм: бер – гөмбәгә, бер – кызларга, бер егетләргә карап алам. Ш.Галиев. Госман Әхмәров тәрәзә форточкасының көзге җил белән бер ачылып, бер ябылып торуына уянып китте. А.Шамов. Урман өстенә сузылган күз камаштыргыч шул нурда, бер күренеп, бер качып, җем-җем килеп, вак кына кар энҗеләре уйнаша. Г.Бәширов

2) Шарт фигыль янында әгәр теркәгече мәгънәсендә килә. Алай димә, Минһаҗ агай. Бер дулап китсәм, ай-яй мин! К.Тинчурин. Инде атларын көйли торгач, туктап-туктап, бер иркен сулап куя икән, син анда тыныч инде. Г.Бәширов

3) Бары, нибары, тик. Кичә генә ул бер кызчык иде. Бүген аны «җиткән кыз» диләр. Н.Исәнбәт. Аның күңелендә үзе туып үскән бер тирәлек, ул тирәлекнең дә аерым бер урманы, яланы, чишмәсе, я булмаса тар гына бер авыл инеше яши. Г.Сабитов. Чулпанның бер-ике көн эчендә шулкадәр артка калуы бер Тимерине генә борчымый иде. Г.Бәширов

8. кис. мәгъ. 1) Шатлану, соклану, горурлану тойгыларын көчәйтеп килә; менә ичмасам. Паровоз фронтка «выж» итеп барып керсен әле бер. Г.Гобәй

2) -гач кушымчалы хәл яки шарт фигыль алдыннан килеп, аңа көчәйтү, игътибарны юнәлтү, ассызыклау төсмере өсти. [Хәллә] Әйткән эшне ялтыратып эшләп куя, бер кулы кызгач, әйтмәгәнен үзе күреп тә эшли иде. Ф.Хөсни

◊ Бер авыз сүз сөйләшмәү (әйтмәү) Сөйләшмичә тору. Кешеләр [Мостафинга] туры карарга уңайсызландылар, ул үзе беркем белән дә бер авыз сүз сөйләшмәде. Ә.Еники . Бер агач җимеше Бер үк төрле тәрбия алган, бер уйдагы кешеләр. Бер адым 1) Бик якын, янәшәдә. Театр – моннан бер адымда гына; 2) Аз гына, чак кына. Мин әле хәйран һаман да, белмәдем ни булганын, Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым? Г.Тукай. Бер адым алга, ике адым артка Кечкенә уңышларга ирешеп, соңыннан шул уңышларны юк итә торган һәм тагын да арткарак чигенергә мәҗбүр итә торган ялгышлык ясау турында. Бер акча иск. Кыйммәт түгел, арзан, берни тормый. Әстерханда сыер – бер акча, килә-килә – мең акча. Мәкаль. Бер акыл килү Башына бер уй, бер әмәл килү, әмәлен табу. Бармаклары белән туфракны казыштырып уйланып йөри торгач, аның башына бер акыл килде. Г.Бәширов . Бер – алга, биш артка карап Бик сакланып, үткән тәҗрибәне исәпкә алып; бик уйлап, сак. Җиһан апа, чынлап та, бер – алдына, биш артына карап эш итәргә ярата иде. М.Шабай. Бер – алдына, бер артына төшү Берәүнең ризалыгын, рөхсәтен алу яки аны берәр нәрсәгә күндерү өчен ялагайлану, тирәсендә сырпалану. Бер апара, бер камыр – барысы да бер камыр Бөтенесе бер нәселдән: барысы да бер уйдагы, бер-берен яклый торган, бертөрле, бериш кешеләр. Бер атка ике камыт кидерү Бер кешегә, үз эшен эшләү өстенә, икенче мәшәкать йөкләү, йөкләтү. Бер атканда – ике куян, бер атуда – куш куян Бер эштә берьюлы ике уңышка, ике нәтиҗәгә ирешү. Бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә тирг. Карт яки каты авыру. Үзеңнең бер аягың җирдә, икенче аягың гүрдә, картайган көнеңдә сиңа мәчет түрендә генә утырырга кирәк иде. Г.Камал. Бер аягы кабердә Картайган, үләргә җитешкән. Бер аягым монда, берсе – анда Бик тиз барып кайтам, мәгънәсендә. Бер аягын алганчы (атлаганчы), икенчесен эт (корт) ашый Бик авыр кузгалучы, аягын теләр-теләмәс кенә атлаучы, эленке-салынкы гына йөрүче, мыштыр, ялкау һәм үшән кешегә яки атка карата әйтелә. Бер аякка атлау (басу) Ярашу, яраклашу; калышмау. Бер әйтер – берәгәйле әйтер Сүзне урынына китереп, бер генә тапкыр, җиренә җиткереп әйтә торган. Бер әйт – берәгәйле әйт. Мәкаль. Бер әйттем, ун кайттым Кеше алдында җайсыз, урынсыз ычкындырган сүзне кайтарып алу. Ә юк, болай гына әйтәм лә, бер әйттем, ун кайттым, әйтеп кенә бактым. Г.Газиз. Бер әлиф тә танымау Бөтенләй надан, чеп-чи надан. Бер бакча җимеше Бер үк төрле тәрбия алган, бер уйдагы кешеләр. Бер (үк) балык башы Гел бер үк сүз, күп кабатланган, артык күп сөйләнгән, туйдырып бетергән фикер. Тагы да шул ук бер балык башымы? Г.Иделле. Бер балык башын чәйнәү Һаман бер әйберне, бер сүзне кайта-кайта сөйләп тору. Уйлап кына карагыз, утызынчы елга кереп барабыз, һаман бер балык башы чәйнибез. Ф.Сафин. Кадыйров һаман бер балык башын чәйнәп торды да китеп барды. А.Гыйләҗев. Бер башы да бер тамагы Ялгыз, буйдак, берүзе. Әле болай, ичмаса, бер башың да бер үзең. Г.Камал. Бер башына урын тапмау Тормышта үзенең юлын, урынын таба алмау, беркайда да үзенә тынгы тапмау, тыныч кына яши алмау. Бер без генә түгел, ил белән Бер сиңа, миңа гына төшмәгән, ил белән күргән хәл, дигән мәгънәдә. Биеккәй тауның башында Самавыр кайный җил белән; Җыламачы, җаный, ник җылыйсың, Бер без генә түгел, ил белән. Җыр. Бер борча өчен бер юрган яру Кечкенә җәфага түзмичә, ачуын алам, дип, холыксызланып, тагын да кыйммәткәрәк төшкән зарар ясау. Бер булса да берәгәйле (булыр) Гел булып тормаса да, бер булганда күбрәк, яхшырак, бәрәкәтлерәк булыр. Бергә бишне кушу Ялганлау, алдау, арттырып сөйләү. Бергә бишне кушып сөйләү Бер дөрес сүзгә биш ялган сүз катыштыру, арттырып сөйләү, ялганлау. Бер генә (бер), бер генә дә, бер дә генә, бер дә 1) Бөтенләй, һич (тә), аз гына да (юклык төшенчәсен белдерә); 2) Беркайчан да, һичкайчан да. Бер дә ата-анасы юк Сөйләвенең, эшенең рәте-чираты юк, очы очка ялганмый, аңлаешсыз, мәгънәсе юк. Бер дә бер заман, бер дә бер көнне Берәр вакытны, кайчан да булса бер. Бер дә булмаганда Һичьюгы, юк дигәндә, ахыр чиктә, һич булмаса. Бер дә гаҗәп (нәрсә) түгел Булуы да мөмкин, бернинди катлаулылыгы юк, бик гади. Бер дә галәмәт (инде) 1) Бер дә булмаганча күп, зур; тәмле, затлы; бөтенләй ят, сәер нәрсә, тамаша. Бер дә, бер дә галәмәт инде, җаный. Ул кәрәзле баллар дисеңме, башлы шикәрләр дисеңме. А.Расих; 2) Гаҗәпләнерлек бернәрсәсе дә юк, мәгънәсендә. Бер дә килмәгән җире юк Бик чибәр, сылу, уңган-булган, үз-үзен тотышы, буе-сыны, бар җире дә килешле. Йөзе-бите, буе-сыны дисеңме, бер генә дә килмәгән җире юк иде аның. Ә.Еники. Бердән генә Тиз генә, шул арада. Бер дә сөйләп килештерә торган түгел Шул дәрәҗәдә ки, сөйләп, тасвирлап бирүдән телләр гаҗиз. Бер дә төс түгел Килешми, лаек түгел. Ул эш бер дә төс түгел инде сиңа. Н.Исәнбәт. Бер дә харап Гаҗәп, искиткеч. Күмәч шундый тәмле булган, бер дә харап, ашап туйгысыз икән. Н.Исәнбәт. Бер дә харап икән Ис китәрлек урын юк. Бер дә хәтәр к. бер дә харап. [Тирәк агачы] Бер дә хәтәр эреләнеп, башын тиешеннән артык күккә күтәреп тотынган, ди, үсәргә. Н.Исәнбәт. Бер дә юкка (юктан) Бернинди сәбәп булмаган килеш, бернинди нигезсез. [Галимәне] Бер дә юктан харап иттеләр. М.Гафури. Бер дә ялгансыз Һич алдаусыз. Бер дә ялгансыз, күкәйдән зур таш ул, Дөньяда юк, булса да тик бер таш ул. Г.Тукай. Бер дигән Бик шәп, менә дигән. Бер елда ун еллык картаю Берәр мәшәкать, борчу я буталчык эшкә тарып, арып, йончып, сәламәтлеген какшату. Бер җан, бер тән булып Бер үк максат, бер үк теләк белән, бердәм, дус булып. Тәнемез аерым булса да, бер җан булыйк бәдәвам. Г.Тукай. Бер җептәге ике төймә, бер төптәге ике тирәк Аерылмас дуслар. Нариман – Айдарның ярты кабым икмәкне икегә бүлеп каба торган, бер җептәге ике төймә, бер төптәге ике тирәк шикелле яшәгән дусты. Г.Мөхәммәтшин. Бер җирдә ике Сөләйман, берсенә әйтсәң, берсе сөмәйгән Берсенә бер сүз әйтсәң, икенчесенең хәтере кала торган, үзләрен эре тоткан ике кеше турында. Бер җырны җырлау Һаман бер сүзне сөйләү, бер сылтауны сәбәп итү. Аның белән сөйләшүдән файда юк, ул һаман бер җырны җырлый. Бер-ике рәт ману Йодрык яки башка берәр нәрсә белән кешегә каты итеп сугу . «Патша хөкүмәте бит ул, телеңне тый, сакла, җүләр!» Дип, «өтек»кә бер-ике рәт мандылар. Ш.Бабич . Бер исәпләгәндә Бер уйлап караганда. Бер исәпләгәндә, өйләнү – күңелле нәрсә. Г.Камал. Бер итеп 1) Билгеле бер урынны, мәйданны һ.б.ны иңләп, аның бер башыннан (почмагыннан) икенче башына (почмагына) кадәр (йөрү, чабу һ.б.ш.). Авылны бер итеп икәү без, Нурларга коена-коена серләшеп, гөрләшеп үтәрбез Урамның буеннан буена. Ә.Ерикәй; 2) Бик җентекләп, бер урынны да калдырмыйча. Бер йодрык белән к. бер йодрык булып. Бер йодрык белән бәрергә иде дә, диварларын изеп, манараларын аударып, төнге ташкындай ыргылып керергә иде. Ф.Латыйфи. Бер йодрык итү Берләштерү . Илгә килгән бәла бер йодрык итә. Б.Камалов. Аларны бер йодрык итү өчен, Болгарга бердәмлек кирәк. М.Хәбибуллин. Бер йодрыкка туплау Төп максатка ирешү өчен, көчләрне берләштерү, бер урынга җыю. Аның ирекле булуын телибез икән, бу – барлык төрки халыкларны берләштерү, бер йодрыкка туплау, көч җыю юлы белән генә мөмкин. А.Расих. Фильмнар һәм программалар җәмгыятьне бер йодрыкка туплау идеяләрен халыкка җиткерүнең нәтиҗәлелеге, материалның сыйфаты, проблеманы максималь колачлау күзлегеннән чыгып бәяләнгән. Ватаным Татарстан. Бер йодрыкка укмашу Үз-үзенә җыелу, җыерылу. Директор кешенең – шундый чиста, пөхтә итеп киенгән кешенең – бу рәвешчә сөйләнүе Габделхәйгә чиктән тыш ят һәм кыргый булып тоелды. Бөтен тәне, бөтен әгъзалары белән бөрешеп, ул бер йодрыкка укмашып калды. Н.Фәттах. Бер кабарлыгым да юк, бер кабар (кабасы) җирем калмады Берәр кешедән тую, бизү, һич күрәсе килмәү. Туйдым синнән, бер кабар җирем калмады. Н.Исәнбәт. Бер казанга – ике тәкә башы Бер-берсе белән тынышмый торган ике каршылыклы кешене бергә урнаштырырга тырышу, мәгънәсендә. – Бер казанга ике тәкә башы туры килә түгелме соң, җәмәгать? Алар, үзара сөзешеп, казанның стенасын ватмаслармы? – дип, ике председательгә киная ясап, барысын да көлдереп куйды. Ф.Хөсни. Бер кайчыдан кырыккан Бер үк кыяфәттә чәч-сакал үстергән, бертөрле киенгән, бер үк сүзләрне кабатлый торган һ.б.ш. мәгънәсендә. Бер капкага да сыймый Бернинди тәртип-низам, кагыйдәләргә сыешмый. Бер каптырмалы Артык гади, примитив. Алар дөньяның, син уйлаганча, бер каптырмалы гына булмавын, яшәешнең күп катламнардан торуын, адәми затның күзгә күренмәгән реаль энергияләр, затлар, төрле көчләр камалышында яшәвен даими сиздереп тордылар. С.Шәмси. Мәсьәлә, кемнәрдер уйлаганча, бер каптырмалы гына түгел шул. Р.Фәйзуллин. Бер каптырмалы хикәя, повесть, романнар укучыбызның вакытын гына үтерәчәк!.. Казан утлары. Бер караганда – ал да гөл, бер караганда – җил-давыл Характеры тиз үзгәрүчән, каршылыклы кешегә карата әйтелә. Бер карга туярлык ите юк кимс. Үтә ябык, арык гәүдәле. Бер кашык су белән йотарлык Бик чибәр, сылу, сөйкемле. Кыз чибәр иде, сүз юк. Буе да, сыны да килгән иде. Ул күз дисеңме, ул каш дисеңме... Кыскасы, бер кашык су белән йотарлык иде. А.Шамов. Бер кашык суда батып яту (батып калу) кимс. Кечкенә генә бер мәсьәләне дә хәл итә алмау, буталу. Бер кашыктан ашап йөргән (үскән) Кечкенәдән бергә уйнап үскән, кайгы-хәсрәтләрне бергә кичергән. Бер кашыктан ашау к. бер табактан ашау. Бер кәлимә сүз Бер авыз сүз. Кеше кадере белмәгән андый эткә бер кәлимә сүзем әрәм. Г.Бәширов. Бер кәррә Бер тапкыр. --- безгә түземлек, түземлек һәм тагын бер кәррә түземлек кирәк. Ф.Латыйфи. --- бу фикереннән бер кәррә дә артка чигенмәде... Р.Сибат. Бер кеше икегә ярылырдай вакытта Бик тыгыз вакытта, кызу эш өстендә. Бер кисмәк балга – бер тамчы дегет Тигез, тату, матур барган тормышны, түгәрәк мәҗлесне, эшне җимерергә бик аз гына нәрсә дә җитә, мәгънәсендә. Бер колактан кереп, икенчесеннән чыгу 1) Игътибарсыз гына, әйтелгәннәрнең мәгънәсенә төшенергә тырышмыйча гына тыңлау. Гөлбану бу турыда сүзләрне тыңлады, ләкин аңламады, бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга тордылар. Г.Ибраһимов; 2) Игътибар итмәү, игътибарсыз калдыру, һаман үзенчә эшләү. Бер көе (көенчә), бер килеш Уртача, ярыйсы гына. Бер көрәккә сап булу Бер эшкә дә яраксыз, артык җан булганчы, аз булса да файда китерү, бер-бер эшкә ярау. Бер кулга җыю Бергә туплау, берләштерү. Бер кулга – кырык эш Бер кеше берьюлы күптөрле эш эшләгәндә әйтелә. Бер кулдан тоту Өй-йорт хуҗалыгында ир-хатын яки балалар, һәркайсы аерым кесәдән тотмыйча, бер баш хуҗа кулыннан алып тоту. Бер кулсыз калу 1) Ярдәмчесез калу, төп таянычны югалту; 2) Иң кирәкле әйбер булмау сәбәпле, гаҗиз хәлдә калу, аптырап калу. Бер кулы – балда, икенчесе – майда Мул һәм тук тормышта яшәү, мәгънәсендә. Бөтен җире җитешкән, кияве, кыр кәҗәсе кебек, тирәсендә сикергәләп йөри, үзе тоташ ефәктән төренгән, бер кулы – балда, икенчесе майда булачак. Ф.Хөсни . Бер күз белән карау (бер күрү) Һәммәсен тигез күрү, гадел карау. Бер күлмәк белән калу Бернәрсәсез калу. Бер күрергә зар булу Бик нык сагыну. Бер күрмәскә әллә ни бирерсең (бирер идем) Бик ямьсез, имәнеч, котсыз нәрсәгә карата яки кемнән дә булса бик каты бизү турында әйтелә. Бер күрүдән егылып төшү Бер күрү белән, сокланып, күз төшү, сихерләнеп мавыгу, гашыйк булу. Бер мичкә балга – бер кашык дегет Эшнең, сүзнең тәмен җибәрү, яраксызга чыгару, күңелне кайтару, ямьсезләү. Бер нәфесен тыя алмау Тиешсез эштән тыела алмау; аздан гына канәгатьләнә белмәү, комсызлану. Бер нәфесен тыя алмаган кешене аны, әйтмә инде. Ни үгетләдек, ни әйттек. Ачуланып карадык, оялтып карадык, юк! Г.Бәширов. Берне биш итеп Бик нык арттырып, күпертеп, асылын үзгәртеп. Корбангали абзый, гадәтенчә, бик нык кодрәтләнеп, берне биш итеп сөйләде. М.Мәһдиев. Бер сүз белән (генә) әйткәндә Кыскасы, гомумирәк итеп, нәтиҗә ясап, җыеп әйткәндә. Бер сүзгә – биш сүз Гел җаваплашып, сүз көрәштереп тору, карулашу. Бер сүзгә килү Аңлашу, килешү, бер карарга, бер киңәшкә, бер фикергә, бер уйга килү. Юк, бездә бер сүзгә килү юк. Ә.Фәйзи. Бер сүздә булу Уртак бер фикердә тору, тулысынча килешеп эш итү. Шул инде сезнең... мин сизеп ятам, сез – барыгыз да бер сүздә. Г.Бәширов. Бер сүзеңә – мең җавап 1) Җавапка, сүзгә оста булу. Бер сүзенә мең җавап табып, Фәхриҗамал абыстайны да авыз ачарга урын калдырмаган иде. М.Вәли-Барҗылы; 2) Гел җаваплашып, сүз көрәштереп тору, карулашу. Бер сүз юк (булмау, әйтмәү) Каршы тормау, тулысынча килешү, ризалашу. Бер табактан ашау Һәр эшне бергә хәл итеп, аралашып, дус, тату яшәү. Кайтса, бик шәп булыр иде дә, барыбыз да бер табактан ашар идек. Г.Ахунов. Бер тавыкны унга бүлү Шул дәрәҗәдә саран. Бер тамчы су кебек (шикелле) Бер-беренә бик нык охшаган, нәкъ бертөсле. Бер фикергә килү Үзара аңлашу, килешү. Бер чыбыктан сөрелгән Барысы да бер үк төрле, бериш. Бер Рухия генә шушылай кыйбласыз, аумакаймы, әллә кызларның бөтенесе дә бер чыбыктан сөрелгән микән? В.Нуруллин. Бер(әр) яры диал. Кая булса да бер урынга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә