БЕНЗИНЛЫ с. 1) Бензин белән эшли торган. Ике танк таранда бәрелешсә, немецның бензинлы танкы яна башлаячак. З.Зәйнуллин. Кыш көне исә иртәләрен бензинлы машина кабынмаска да мөмкин. Татарстан яшьләре

2) Бензинга буялган, үзенә бензин сеңгән. «Аэроклуб» дию белән үк, күз алдыгызга бары бензинлы комбинезоннар, пилоткалар, зур перчаткалар гына китермәгез. К.Басыйров. Әгәр дә таплар калса, аны бензинлы тампон ярдәмендә чистартырга була. Ватаным Татарстан

3) Бензины булган, бензин салынган. Үзең белән машинада бензинлы канистр йөртү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә