БЕНЕФИС и. фр. Артистның талантын олылау йөзеннән, аның исеменә куелган спектакль яки оештырылган кичә. 15 январьда Г.Камал театрында Ә.Афзалова бенефисы була. Мәдәни җомга

◊ Бенефис бирү Үзенең көчен күрсәтү, бер-бер кыенлык, мәшәкать китереп чыгару. Кыш әле шаяртыр төсле генә. Ул, берәр атнага үз дилбегәсен йомшарткан булып күренсә дә, яшеренеп калган суыгын берьюлы чыгарып, соңгы бенефис бирер. Ф.Сәйфи-Казанлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә