БЕЛҮ ф. 1. 1) Нәрсәне дә булса өйрәнеп, шуннан хәбәрдар булу; махсус өйрәнеп үзләштерү, мәгълүматлы булу. Кайсыгыз сезнең гарәпчә яза белә? Ш.Маннур. Ул үзе дә инде татар, мөселман булуын күптән оныткан, басурманның телен дә, динен дә белми. Р.Зәйдулла

2) Берәр нәрсә яки шәхес турында белешмә туплау, мәгълүмат җыю; аерым билгеләрдән тою, сиземләү. Элек йөрик әле, бер-беребезне белик, аннан туй ясарбыз. Ә.Айдар

3) Сорашу, кемнең дә булса хәле, яшәеше, сәламәтлеге белән кызыксыну. Янәшәсендә биш кызы яшәсә дә, буш кул белән карчыкның хәлен белеп чыгудан ары узмыйлар. Ф.Җамалетдинова

4) Асылын, мәгънәсен, эчтәлеген аңлап алу, төшенү. Җилләр иссен, назлы гөлләр үссен, – Чишмәләрнең кадерен белегез! Х.Туфан. Минем китап укырга яратканымны да, концертларга барасы килүемне дә белде. Н.Хәсәнов

5) Чамалау, сизенү. Ярый әле, әтиләре бик кыса башлагач, Сылу Бариевна янына килә белде. Р.Хафизова

6) Өйрәнү, күнекмә туплау. Бала егыла-егыла егылмаска белер. Мәкаль

7) Күреп тану, таныш булу. Аны Рөстәм үзе дә, бер-ике дус малае гына белә. Тәмуг чәчәге. Тимеркәй – минем иптәш, мин аны яхшы беләм. И.Гази

8) Нәрсә турында да булса ишетү, белешү. Беркөнне Мотаһир электән таныш доктор Золотиловның да монда икәнен белде һәм, тәвәккәлләп, аның янына китте. Р.Кәрами

9) Яттан өйрәнгәнне хәтерләү. Балачакта ятлаган шигырьләрне әле дә беләм. Мәдәни җомга

10) ... дип сүзе белән килеп, санау, исәпләү, уйлау, чамалау. Үзеңне яхшы дип белсәң, башканы әүлия (фәрештә) дип бел. Мәкаль

11) Үз-үзеңә исәп бирү, үз-үзеңне аңлау, белештерү. Җәмәгать, үзен-үзе белми, ватык тәрәзәдән качарга ташлана. Г.Ибраһимов

12) Билгеле бер нәрсәне күргән булу, кичерү, кичереп үткәрү. Мәхәббәтнең нәрсә икәнен белү. Уенны белми үсү

13) Нинди дә булса эш яки шөгыль белән генә чикләнү, шуның белән генә мавыгу, шуннан читкә тайпылмау, бүтән эш белән кызысынмау. Күбәләк тик ямьгә кавышуны белә. Нә усал уй, нә дә шау-шуны белә. Ш.Бабич . Һаман шул укуын гына белә // юкл. форм. Кайгыртмау, катнашмау. Менә биатаң да гомере буе өйнең нәрсә икәнен белмәде. Ф.Садриев

14) -(ы)рга, -(е)ргә, -маска, -мәскә кушымчаларына тәмамланган фигыльдән соң: шул сүздә белдерелгән эш-шөгыльне бик яхшы башкару, бик шәп итеп булдыра алу. Мин бандитлар белән ничек көрәшергә белермен. Т.Гыйззәт

15) -(ы)рга, -(е)ргә, -маска, -мәскә кушымчаларына тәмамланган фигыльдән соң килеп: аптырап калу, нәрсә әйтергә дә белмәү, югалып калу; икеләнү. Шакир сүзенә ышанырга да, ышанмаска да белмиләр иде. А.Алиш

16) -а (-ый) / -ә (-и) фигыль формалары белән килеп: булдыра алу, көче, акылы, зиһене, осталыгы җитү. Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк. Мәкаль

17) Шарт һәм боерык фигыль формасы кара-каршы куелганда: шелтәләү, таләп кую. Ала белсәң, бирә дә бел. Мәкаль

2. белеп рәв. мәгъ. Тәҗрибәгә нигезләнеп, күреп, аңлап. Үксез бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, дип, белеп әйткәннәр. Д.Аппакова

3. белмим, белмәссең кер. сүз мәгъ. Фикернең бик үк төгәл булмавын, ышанып бетмәүне белдерә. Белмим, әллә гайбәт, әллә чындыр инде [бу сүз]. Һ.Такташ. [Үтәш:] Акбирдин бервакытны миңа, теләсәң, картларны да яшәртә алабыз, дигән иде. Белмәссең, минәйтәм, кап-кара сакаллы ир уртасы ясар да куяр. К.Тинчурин

◊ Белә белгәннән бирле Инде күптәннән белгәнчә, күпме белсәм, шулкадәр. Мин белә белгәннән бирле, савытта бакыр-көмеш өзелми. М.Кәрим. Беләсең (беләсегез) килсә Син (сез) уйлаганча түгел, бөтенләй башкача. [Шәйхулла:] Без хәзер, беләсең килсә, авылның падишасы булдык. Д.Аппакова. Дәү абыйга, беләсең килсә, өр-яңа машина биргәннәр. Үзбушаткыч, беләсең килсә... Р.Мөхәммәдиев . Беләсеңме (беләсезме) нәрсә Игътибарны җәлеп итү, игътибар ит(егез), дигән мәгънәдә. Беләсеңме нәрсә, Гөлнарый җан, мин өркебрәк торам. Ә.Айдар. Бел(егез), белеп тор аны Әйткәнне онытма, исеңдә тот (кисәтү сүзе). Сиңа моннан соң ташлама булмаячак, аны белеп тор. Г.Галиев. Белмәссең тагы Икенче төрле булу ихтималы да бар, өзеп кенә әйтеп булмый, мәгънәсендә. Белмәссең тагы, ихтимал, сезнең мондагы үрдәкләр, сызгырып җибәрүгә, аучының кулына килеп куна торганнардыр. М.Шабаев. Белмим шул Төгәл җавап бирмәү, җаваплылыктан качу. [Байтирәк:] Белмим шул, миннән ни генә чыгар икән? Т.Гыйззәт. Белми тору Бермәлгә аптырап калу, вакытлыча нәрсә эшләргә дә белмәү. Хәлим, беркадәр вакыт, үзе дә нишләргә белми торды. Г.Гобәй. Белсәң (белсәгез) иде Хәлне аңласаң, аңлый алсаң иде, мәгънәсендә. Их, иптәш, минем ни хәлдә икәнемне белсәң иде! Ф.Әмирхан

Белә башлау Танышу, якыннан белү. Мин Гаяз Исхакыйны «тотып карап» дигәндәй белә башладым. Р.Батулла

Белә төшү Тагы да белү, күбрәк белү. Шәмси, үз дәрәҗәсен белә төшеп: – Хикмәт күрсәткечләрдә түгел, – диде. Н.Хәсәнов

Белеп алу Тиз арада белү, ниндидер чыганактан белешү. Акъәби шунда ук кем килгәнен белеп алды һәм, ни өчен икән бу, дип, борчылып уйлап куйды. Ә.Еники. Дәү әтиемнең мине сөннәткә утыртуын белеп алгач, әти җикеренде инде. Бер дә галәмәт. А.Хәсәнов

Белеп бару Даими, һәрбер яңалыкны, үзгәрешне белү; һәрберсен белү. --- аның төп халкының этнографиясен, тарихын, фольклорын, әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен һәрвакыт, күпмедер өйрәнеп, белеп барырга тырыштым. Г.Хөсәенов

Белеп бетерү Тәмам ахырына кадәр, барысын да белү. Безнең авылда Наилләр генә җидәү, каян белеп бетерәсең аларны, кушаматларын белмәсәң. Н.Кәримова. Безнең урысча бик чамалы инде, җырның мәгънәсен дә белеп бетермибез. Т.Миңнуллин

Белеп бирү Аңлап эш итү. Димәк, Сәлим хан илче яки сәүдәгәр булган Садакка ярлыкны белеп биргән булып чыга?.. М.Хәбибуллин

Белеп җиткерү Ахырга хәтле, тулысынча белү. Бөтенесен алдан белеп торырга, белеп җиткермәсә дә, бик белдекле булып, үзеннән өстәп сөйләргә яратучы Митричев монда да түзә алмады. Г.Бәширов. --- башкалар белеп җиткермәгән сере бар иде шул. Ф.Сафин

Белеп йөрү 1) Әкрен генә, сиздермичә, эченнән генә белү; аннан-моннан белешү. Беренче көннән үк барын да күреп, белеп йөрүең хәерле. С.Поварисов

2) Белешеп тору, белешү. Кайтып, хәлен белеп йөрү, булышып тору – ул онытмау дигән нәрсә... Г.Гыйльман

Белеп калу Белергә өлгерү, очраклы рәвештә кайдандыр белү. Шәкертләр тәрәзәдән күреп калып, аңардан хәйлә белән белеп калу өчен, берсе аңа: – Әй, тозлы әлбә! – дип кычкырган. Н.Исәнбәт. Аның бу галәм кунагы турында мөмкин кадәр күп белеп каласы килә иде. Р.Фәизов

Белеп килү Элек-электән һәрвакыт белү

Белеп кую Алдан белү, сорашып белү

Белеп тору 1) Даими, һәрвакыт белү. Бүген таңда бозауларга торган сыерларны сакларга, бозаулаганнарының хәлен белеп торырга, --- бигрәк тә яшь үрчемнәрне күз алмасыдай сакларга кирәк. Ә.Еники. Дусың булса, сукмагына үлән үстермә. Барып, хәлен белеп тор. Н.Исәнбәт

2) Алдан ук белү, барысын да белү. – Ә мин синең шулай киләсеңне белеп тордым! – диде Гасимә, карусыз гына төрттереп. В.Нуруллин

Белеп чыгу Һәрберсеннән сорашып белү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә