БЕЛМӘМЕШ и. Мәгълүматы булмаган, берни белми торган кеше. Ялчы, белсә дә, белмәмеш булып, йөрәге сызланып, тешләре кайралып, үз эшендә йөри, ди. Әкият

◊ Белмәмешкә салыну Үзен белмәгән, аңламаган, танымаган итеп күрсәтү. Кара, кара, белмәмешкә салынган була. К.Әмири. Малай дөрестән дә сугып куйды, Белмәмешкә башта салыштым. Һ.Такташ. Ул илләр, үзләре белеп, әҗәтләрен кайтарырга ашыкмый, хәтта белмәмешкә, күрмәмешкә салыша... Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә