БЕЛЛЕТРИ’СТИКА җый. и. фр. 1) Матур әдәбиятның тасвирый төре, проза белән язылган роман, хикәя, повесть һ.б. Бу нисбәттән ул [А.Гыйләҗев], беллетристика авторы булудан битәр, җәмгыятьне һәм кешеләрне тирәнтен өйрәнүче тарихчы һәм галим-социолог буларак чыгыш ясый. М.Сәхапов. Гомумән, бу әсәр тарихи әдәбиятка түгел, ә беллетристика бүлегенә карый. И.Гафаров 2) Әдәби әсәрнең мавыктыргыч сюжеты. Кыңгыр эш йә җинаять турында язганда, факт дөреслегенә гади беллетристика белән дә ышандырып була. Х.Сарьян 3) Төрле тасвирлар, укучыны мавыктырырлык итеп язу ысуллары |