БЕЛЕШҮ ф. 1) урт. юн. к. белү. Ләкин егетләр-кызлар, барыбер, бер-берсен яратышканнар, бер-берсенең мәхәббәтләрен белешкәннәр. Г.Әпсәләмов 2) Кирәкле нәрсә турында мәгълүмат туплау, артыннан йөрү, сораштыру; барып яки сорап белү. Нәфисә кайчанрак туктарга уйлавын белешергә баргач, Гөлсем, узып барышлый, әллә чынлап, әллә шаярып: «Чулпан калыккач!» – дип кычкырды. Г.Бәширов. Нәкъ шул чакта будкага таба килә торган юлда отряд турында белешергә киткән кызылармеец һәм тагы өч кеше күренде. Г.Гобәй. Ул башта мандат комиссиясеннән белешмәкче булды. А.Шамов. – Соңга каласың, дип торам. Белешеп кайттым, машина хәзер килә, – диде ул. А.Гыйләҗев 3) Эзләү, эзләп табу. Түбәгә шифер белешәм, буяулар алып кайтам. Р.Төхфәтуллин 4) Сораштыру, кемнең дә булса хәле, яшәеше, сәламәтлеге белән танышу. Минем һәм әниемнең хәлләрен сорашты, нинди дарулар кирәк, дип белеште. Г.Сәгыйров. Ярым сәгатьтән соң мин, хәлен белешеп китмәкче булып, әби янына килдем. Ф.Әмирхан. Мышнап беткән Сөләйманов, берничә секундка гына ялт итеп күренеп, Коненконың хәлен белеште дә, чыраен сытып, камыш эченә кереп югалды. И.Гази 5) Хәбәрләшү. Идел алкын, суы салкын, ишеп булмый салларны; Беребез анда, беребез монда, белешеп булмый хәлләрне. М.Фәйзи. Аннан тагы Карамалы остага чапканнар, бер кире китсә китә бит, гөнаһ шомлык: бу, ди, өендә юк, ди, калада берәүнең кулымы, аягымы чыккан икән, ди, шуны докторлар төзәтә алмагач, Карамалы остасын алдыртканнар, ди, инде менә хәзер, көненә ничә белешеп, шуларның кайтканнарын көтәләр, ди. Г.Ибраһимов 6) Танышу. – Хатын-кыз белән белешер өчен, үз-үзенең кем икәнен яшереп йөри, мужик... – ди-ди сөйләнеп, беренче класска кереп китте. М.Фәйзи 7) Белеш булып яшәү, танышлык тоту. Шушы өйдә үзенең якын туганы булып та, хәзергә хәтле белешми тору, бу хәлнең хәзер сәер рәвештә ачылуы аңа кызык тоела. Ш.Камал 8) к. белештерү ( 3 мәгъ.). «Ул бит хәзер акылдан шашкан, белешеп әйтми ул, аның хатыны Гөлҗиһан синең Әсмаңнан мең өлеш артык, синең йөз Әсмаңны бәреп егар», – дим. Г.Камал. Төнлә белән ялангач көенчә чыгып китеп, белешмичә, әллә кайларга китеп, суга барып төшүе ихтимал. Г.Камал Белешә башлау Белешергә тотыну. Инде хәл-әхвәлләрне белешә башлаганбыз икән, бер сорау мөмкинме? Ф.Садриев Белешә төшү Тагы да өстәп белешү Белешеп алу Тиз генә белешү. Нәшриятның планы әле көз айларында гына кысаларга керәчәк икән, моны белешеп алдым да Вахитның кулъязмасын күз уңыннан читкәрәк тыгып куйдым. М.Галиев Белешеп бару Һәрберсен, булган берсен, даими белешү. Газета укып, белешеп барсалар да, үзе күргән – үзе күргән инде. М.Галиев Белешеп бетерү Тулысынча, барысын да белешү. – Юк, – дип каршы төште күңеле түреннән бер аваз. – Гөлнара турында белешеп бетер! С.Зыялы Белешеп йөрү Барып, сорашып белешү. «Мансур Хәсәновның ишеген тибеп кенә ачып керәбез...» – дип «төтен җибәрәм». Министрлыкның кайда икәнен белешеп кенә йөргән чагым, югыйсә... М.Галиев. Ял саен шәһәргә чыгып, корырак, яктырак бүлмәгә фатир кертүче булмасмы, дип белешеп йөрибез. Л.Ихсанова Белешеп калу Вакытында кемнәндер белешергә өлгерү Белешеп кую Алдан белешү. Безнең әнкәй Хәят әбине белешеп куйганга, ул безгә килде. А.Таһиров Белешеп тору Һәрвакыт, даими белешү. Безгә гел күрешеп, белешеп торырга ышанычлы бер урын кирәк. Г.Минский. Фәтхине күрдем, ул һәркөн Сәләхинең хәлен белешеп тора. Ш.Камал Белешеп узу Сүз уңаенда, бер уңайдан белешү. --- йомшак тел белән җавап кайтарып, бер-ике сүз белән генә аларның да хәлләрен сораша, улларының, кияүләренең сугыштан ниләр язуын белешеп уза. Г.Бәширов Белешеп чыгу Тиз генә һәрберсеннән берәм-берәм белешү. Ике кызының ник берсе күрше-күләннең хәлен белешеп чыксын! Ф.Сафин. --- төгәл белмәгәч, алар, бәлки, меңгә якын булыр. Ничек барысын да йөреп, белешеп чыгарсыз? Р.Мостафин |