БЕЛЕШТЕРҮ ф. 1) сир. Таныштыру. Мине аның белән, әүвәл мәртәбә, үзебез торган дачаның тимер юл станцасында белештерделәр. Ф.Әмирхан 2) Тиз генә белешеп алу, сорашып, танышып чыгу. Киленем эшкә килгәндә дә үзен сынатмый. Шушы йортта дүрт-биш ел гомер иткән кебек, барын да белештереп, җиренә җиткереп эшли. Г.Толымбай. Иртәгәсен көтү куганда, Галимҗан, бер карчыктан Улак чишмәсе юлын белештереп, урманга кереп киткән, ләкин адашкан. Т.Нәбиуллин 3) белештермәү юкл. форм. Үз-үзенә, үз эшенә хисап бирмәү, аңсыз рәвештә, аңышмыйча эшләү. [Габдулла] Үзенең кая барганын белештермәстән, урам буйлап китте. Ә.Фәйзи Белештереп бару Даими, системалы белештерү. Калада яшәсәм дә, «югарыдагылар» хәленнән хәбәрләрне шул ук гәзитләрдән генә белештереп барам, алар да ул мәкаләләргә күз салалардыр, тәгаен. Ф.Яхин Белештереп бетерү Тулысынча, барысын да, ахырга кадәр белештерү. Авылда чакта, сазлыкка баткан кеше бәргәләнгәндәй, үзе кылган гамәлләрнең яхшымы-яманмы икәнен белештереп тә бетермәде. Ф.Садриев Белештереп җиткерү Тиешенчә белештерү. – Әлбәттә, --- – ди ул, нәрсә әйткәнен үзе дә белештереп җиткермичә ---. И.Гази Белештереп йөрү Кем яки нәрсә турында булса да, күп итеп, һәркемнән белештерү Белештереп тору Һәрвакыт, даими белештерү |