БЕЛЕ’Ш-ТАНЫШ җый. и. 1. Белгән, күргән, үзара таныш кешеләр. Габделгалләмнең эчендә әдәбият кичәсенә бару-бармау фикерләре сугыша иде: белеш-танышка очрасаң әллә ни? Ф.Әмирхан. Синең белеш-таныш бик күп бит. Ш.Камал. Белеше-танышының карашларыннан качарга теләгән сымаграк. Ф.Әмирхан 2. с. мәгъ. Белгән яки таныш булган. Трактирдан трактирга йөргәндә, менә Галиәкбәр агайга үзенең белеш-таныш руслары тугры килеп, моны үзләренең компанияләренә чакырып утырттылар һәм коньяк заказать иттеләр. Ш.Мөхәммәдев |