БЕЛЕШМӘ и. 1. 1) Махсус тупланган мәгълүматлар җыелмасы. Ләкин соңгы 50 елда мондый гигант чуртаннарны тоту турында белешмәләр юк. Кызыклар дөньясында 2) Эш-хәл хакында кыскача бирелгән мәгълүмат, таныклык. Чынлыкта инде иреккә чыгарылган Янгуразга Вустрау Зондер лагере коменданты аның кемлеген раслый торган белешмә язып тапшырды. Т.Әйди. Заһидә ничә курс тәмам итүе хакында белешмә алды да Такташ артыннан Ташкентка китеп барды. Ф.Сафин. Республика Социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, җылылык субсидиясен алу өчен, элегрәк тапшырган белешмәләр ярый. Ватаным Татарстан 3) к. белешмәлек. Собчакның өстәленә бихисап белешмәләр өелде. М.Галиев. 2. с. мәгъ. Фактлар, мәгълүматлар тупланган. Һәркем үз эше белән мәшгуль: кайсы сыза, кайсы белешмә китапларны актара, исәп-хисап ясый. Н.Хәсәнов |