БЕЛЕШЛӘНҮ ф. сир. Танышу. Әптерәшит белән дә белешләнсәң, бик күңелле булыр, бер дә эчеңне тишмәс. Г.Камал. Иң әүвәл, ничек итеп булса да, синең белән белешләндем, аннан соң, бу ирен ярата микән, юк микән, дип, синең җәяңне тартып карадым, ирең белән бик тату тормаганлыгыңны белгәч, аннан соң, барып, сиңа серне сөйләдем. Г.Камал

Белешләнеп китү Тора-бара, ниндидер вакыйгадан соң белешләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә