БЕЛЕШ и. 1. Сөйләшеп, берникадәр аралашып йөргән кеше, белешлек иткән кеше, таныш кеше. Мондагы гаиләләрнең баераклары, һәммәсе диярлек, Рәсимә абыстай белән белешләр икән: аннан да, моннан да аңар баш ияләр, кайсылар озак-озак сөйләшеп тә китәләр иде. Ф.Әмирхан. Мин гүр иясе булгач, белешләремне йөреп чык... Г.Бәширов. И-и, чынласаң, без белешләрдер дә әле. М.Хуҗин 2. с. мәгъ. сир. Таныш булган. Ләкин хәзрәтнең үзе белән белеш кешеләр моңар бер дә гаҗәпләнмәсләр. Ф.Әмирхан. Үземнең белеш казакъларда гына бар ул. Ш.Камал |