БЕЛЕНҮ ф. 1) Ачыклану, билгеле булу, аныклану, мәгълүм булу. Батыр яуда беленер, телчән дауда беленер. Мәкаль. Һәм конвертта ниндидер бер рәсем дә барлыгы беленде. А.Әхмәт . Туган җир! Аның нәрсә икәнлеге аерылгач беленә. Ә.Баян. Якыная төшкәч, аның шәһәр кебек нәрсә икәнлеге беленде. Р.Мөхәммәдиев // Фаш ителү. Ләкин, халыкка беленеп, хәзрәткә җиткерүләре бар. Т.Гыйззәт 2) Сизелү, сизелеп килү, төсмерләнү, шәйләнү. Таң беленү белән, эшкә киттем. К.Тимбикова. Платонча, гүзәллек кешеләрнең хисләренә бирелми, ул фәкать акыл белән генә танып беленә ала. К.Гыйззәтов 3) Күзгә ташлану, күренү. [Гөлҗиһан:] Юк, алай зарарлы түгел, бик беленми. Г.Камал. – Киленкәем, инә белән җеп тап, бер-ике урыннан чәнечсәң, тора бирер, мондый ак әйбердә беленми ул, – диде. Г.Ибраһимов Беленә башлау Беленү билгеләре барлыкка килү. Соңгы тапкыр уянуымда, таң беленә башлаган иде. Г.Әпсәләмов Беленә төшү Бераз беленү Беленеп җитү Тулысынча беленү. Кичке очрашуда, Киек Каз Юлы аермачык беленеп җитәрәк, Байназар --- кыз моңарчы уйларга да курыккан сүзне әйтте: – Өйләнәм. М.Хуҗин Беленеп калу Нәрсәдәндер, ниндидер сәбәптән беленергә өлгерү. – Ефимовта Сәлим эше белән кызыксыну, җинаятьне ничек тә ачарга омтылу чалымы беленеп калды. Х.Камалов Беленеп килү Аз-азлап, акрынлап беленү. Җәйге кыска төннең таңы беленеп килгәндә, кинәт, сискәндереп, каты итеп, йорт капкасын шакыганнар. Г.Сәгыйров Беленеп китү Кинәт кенә, беркадәр беленү Беленеп кую Көтмәгәндә беленү Беленеп тору Шактый беленү, әллә кайдан күренү. Киемнәре, йөреше-торышы белән үк тәрбия һәм дөнья күрмәгәнлеге беленеп тора. М.Фәйзи. Аның кабыргалары беленеп торган арык тәне камчы эзе белән тулган, бите тырналып беткән, сулышы еш һәм зәгыйфь иде. Г.Гобәй Беленеп яту Аермачык булып беленү. Аннан соң кар явып киткән китүен дә, ә барыбер чаңгы эзләре беленеп ята. И.Хуҗин |