БЕЛЕНЕ’Р-БЕЛЕНМӘС с. 1. Сизелер-сизелмәс, аз гына сизелерлек, аз гына төсмерләнерлек. Алар әле, Габдулла өчен, ачылып бетмәгән ерак, матур дөньяның беленер-беленмәс серле маяклары булып калдылар. Ә.Фәйзи. Күк фонында беленер-беленмәс кенә сызылган үрләрне, чокырларны, бер читтәрәк торган ташландык кирпеч сарайларны күрә. Г.Әпсәләмов 2. рәв. мәгь. Сизелер-сизелмәс булып . [Газизнең] Иреннәре беленер-беленмәс кенә тетри. Ш.Камал 3. и. мәгъ. Эңгер-меңгер вакыт. Берничә сәгать үтүгә, таң беленер-беленмәстә, Марат инде әнисеннән әллә кайда еракта, зур самолётта көнчыгышка таба оча иде. Г.Гобәй |