БЕЛЕН и. рус. 1) Әче сыек камырдан юка гына итеп пешерелгән коймак. Менә мин мичкә ягам да белен пешерәм. Г.Ибраһимов. Белене дә булыр, өйрәсе, итле бәрәңгесе дә булыр, кызларның да, киленнәрнең дә, Гайнияләр, Гыйльминур җиңгиләр кебек, ана арысланнарын җыярмын, – иллә мәгәр эшләүгә беләкләрегез түзсен. Г.Ибраһимов 2) күч. Тигез су өслегенә нинди дә булса авыр әйбер төшүдән барлыкка килгән боҗралар. Анда, ташып килә торган --- өстенә, ташлар ыргытып, «беленнәр» ясарга тотынды. Ә.Фәйзи 3) күч. Кояшта кипкән сыер, бозау тизәге. Чирәмлектә хәзер кизәк аз табыла, авылның үз бозаулары салып калдырган «беленнәр» күпме генә соң ул? Ә.Еники |