БЕЛЕМЛЕ с. 1. 1) Зур белемгә, мәгълүматка ия; укымышлы, гыйлемле. Белемле кеше югалмас. Мәкаль 2) Нинди дә булса күләмдә махсус белеме булган. Син дә урта белемле, мин дә урта белемле. Г.Афзал. Әлтафи шул вакытта үзенең – училище студенты, ә янындагы кешенең югары белемле укытучы, үзенең остазы икәнен онытты. М.Мәһдиев 2. и. мәгъ. Белемле булган, гыйлемле кеше. Белемле үлсә, кәгазьдә хаты калыр; оста үлсә, эшләгән заты калыр. Мәкаль. Белемле үлмәс, белемсез көн күрмәс. Мәкаль. Тубылгы зур булмас, белемле хур булмас. Мәкаль |