БЕЛЕМ и. 1) Чынбарлыкны танып белүдә кеше акылы ирешкән фәнни ачышларның, фикер һәм хөкемнәрнең тупланмасы. Ап-ачык тор һәрвакытта, И китап, багам сиңа: Чын, асыл нигезле җирдән Күп белемнәр бир миңа! Ш.Бабич. Бу мәсьәләдә коры тойгы белән эш итү генә җитми, белем кирәк. М.Әмир. Белемгә омтылыш булмау – бу инде рухи байлыкның «б» хәрефен дә калдырмый... Ватаным Татарстан 2) Тәҗрибә нигезендә, бөтен табигать, җәмгыять турында буыннан-буынга тупланып килгән мәгълүмат; гыйлем. Туган тел аша яшь буынга халыкның бай рухи мәдәнияте, аның дөньяны танып белүе, идеаллары, халыкның озак еллар буе тупланган белеме һәм тормыш тәҗрибәсе тапшырыла. Ә.Хуҗиәхмәтов 3) Ниндидер өлкәдә тупланган мәгълүмат. Урта махсус һәм югары һөнәри белем бирү уку йортларында, аз санда булса да, татар телендә белем бирүче төркемнәр барлыкка килде. А.Низамов. --- армиягә алынырга тиешле 30 меңләп үсмер техник белем алу курсларында укыган. Г.Шакиров 4) Фәннең берәр тармагы, гыйлем. Ул [стилистика фәне] үзенең беренче адымнарын тел белеме белән әдәбият белеме аралыгында башлап җибәрә. Х.Курбатов. Әмма фән ул – тарих, әдәбият, табигать белеме генә түгел. М.Гайнетдинов. P.Фәхреддин – педагогика, әдәбият, тел белеме, тарих, фәлсәфә, этнография, хокук белеме һәм башка фәннәр буенча бик күп хезмәтләр язган шәхес. Татар халык педагогикасы |