БЕЛЕКСЕЗ с. 1. 1) Аңсыз, белемсез, мәгълүматы булмаган. Белексез дустан белекле дошман артык. Мәкаль. Күрән би, башка барлык ырудашлары кебек, аңсыз, белексез бер кешегә әйләнде. Н.Фәттах 2) Билгесез, мәгълүм түгел. Анам сорсаң – никяхсыз, Атам сорсаң – белексез. Хикәят 2. рәв. мәгъ. Аңсызлык, белемсезлек күрсәтеп. Зурәптәй исә, әниләрне, колхозга кермәгән өчен, белексез булып мал-мөлкәтебезне вәйран иткән өчен, кабат-кабат битәрләп ала да, ниләрдер туплап, шуны сеңлесенә биреп җибәрә икән. К.Миңлебаев |