БЕЛЕКЛЕ с. 1) Белемле, гыйлемле, хәбәрдар. Ул кадәр белекле түгел, ләкин үзебезнең борынгы философларыбызның китапларында укыганым бар: әгәр бер-бер халык сәүдә юлы өстенә килеп утырса, ул халык чит халыклар белән катышу вә сәүдә аркасында байый... Г.Гобәйдуллин. Дошман белекле, зиһенле икән, безгә дә ахмак булу ярамый. Ф.Сафин. --- сарайда бар нәрсәдән дә хәбәрдар вә белекле кеше – кәтиб иде. М.Хәбибуллин 2) Аңлап эшли торган, әйткәнне тиз төшенә торган. Белекле дошманнан курыкма, белексез дустан курык. Мәкаль. – Күрән бине башлы, белекле дип сөйләгәннәре – чын булмады бу, – диде илче карт. Н.Фәттах 3) шелт. Артык күп белемле булып күренергә тырышкан, акыл саткан |