БЕЛДЕКЛЕЛӘНҮ ф. Белдеклелек күрсәтү, күп белгәндәй булырга омтылу. Мусаның иң сөймәгәне – фикерен тыңлап бетермәстән, аны бүлдерү, белдеклеләнеп, әңгәмәнең кызуын сүрелдерерлек сүз кыстырып кую. Ф.Сафин Белдеклеләнеп алу Бераз, бик кыска вакытта белдекле булып күренергә тырышу Белдеклеләнеп җибәрү Артык белдеклелек күрсәтергә тотыну Белдеклеләнеп йөрү Озак вакытлардан бирле үзен күп белгәндәй күрсәтү Белдеклеләнеп китү Кинәт кенә белдеклеләнә башлау Белдеклеләнеп кую Көтмәгәндә, бераз, аз гына белдеклеләнү Белдеклеләнеп тору Әле, күз алдында белдеклеләнү |