БЕЛДЕКЛЕ с. 1. 1) Күп белгән, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, тирән белемле. Кай арада без малайлары белән дуслашып та алабыз, белдекле һәм эшем кешеләредәй, аларга урманны күрсәтеп тә йөрибез. К.Миңлебаев. – Белдекле кешеләр әйтәләр, – диде Якуб, бераз дәшми торганнан соң, – бу тормышны өр-яңадан корырга кирәк, диләр. И.Гази. Белдекле әни беркайчан да баласын гел кулда гына йөртмәс. Сөембикә

2) күч. Бик белемле булып күренергә тырышкан. – Аларның Алласы – Маркс, – диде фрау Ева, белдекле төстә. Т.Әйди. Бу инде, элекке кебек, беркемгә дә ышанырга һәм охшарга теләмичә, үз идеалына гына табынып өйрәнгән, үз белдекле, җиңел холыклы ярым малай, ярым егет түгел. Г.Бәширов

2. и. мәгъ. Белеме булган, күп белгән кеше, галим. Кайбер бик белдеклеләр, магнит ир белән хатынны татулаштыра, гаиләне бәхетле итә, дигәннәр. Могҗизалар энциклопедиясе

3. рәв. мәгъ. Белемле булып күренергә тырышып, күп белгәндәй булып. Бөтенесен алдан белеп торырга, белеп җиткермәсә дә, бик белдекле булып, үзеннән өстәп сөйләргә яратучы Митричев монда да түзә алмады. Г.Бәширов. Яшь председательнең аңа караганда да белдеклерәк булып, җитмәсә төзәтмәләр кертүе аның ачуын кабартканнан-кабарта. Ә.Еники. – Аннан гына бура утыртабыз, – диде Шамил, белдекле кыланып. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә