БЕЛДЕК и. Минбеләмлек, акыл, сиземләү. Ул – ихтыярсыз, үз белдеге белән берни дә хәл итәрлек түгел иде. Р.Зәйдулла. Нәфисә алтыным, карап кына йөри күр, берүк, сугыш җире ләбаса, әллә кем әйтмешли, җайлы-җайсыз, үз белдегең белән читкә тайпыла күрмә. Г.Бәширов. Үз белдекләре белән генә эшлиләр. И.Гази ◊ Белдек сату Минбеләмлек күрсәтү, кешедән үзен өстен итеп күрсәтергә, артык акыллы булып күренергә тырышу |