БЕЛГЕЧЛЕК и. Фән, техника, халык хуҗалыгының берәр тармагында эшләү өчен аерым һөнәргә махсус әзерлек; махсус әзерлек таләп итә торган эшчәнлек. Тикмәгә генә тар белгечлекне уйлап чыгармаганнардыр. В.Шәрипов. Тора-бара, хәлләр туктаусыз камилләшә барган шушы производствода аңа башка белгечлекләр дә үзләштерергә туры килде. Н.Хәсәнов. Чөнки табиб, фармацевт һәм повар белгечлекләре Кытайда бер-береннән әллә ни аерылмый. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә