БЕЛГЕЧ и. 1) Фәннең, техниканың яки хуҗалыкның бер тармагы буенча махсус белемгә ия булган кеше. Музыка белгечләре, тәнкыйтьчеләр, педагоглар һәм барлык укучыларыбыздан бу беренче тәҗрибә турында фикерләрен әйтүләрен сорыйбыз. М.Җәлил. Фрунзе – тәҗрибәле хәрби белгеч, ни кыланганын яхшы белә, Көнчыгыш фронтта хәлиткеч җиңүләргә ирешәчәге көн кебек ачык. Ф.Сафин. Сәясәт белгече Л.Поляков әлеге темага карата болай яза. Татарстан. Үземне фольклор белгече дип саныйм һәм халык иҗатын бик яратам. Юлдаш

2) Нинди дә булса эшнең остасы. Соң бит, абый, бишьеллыкны үтәү өчен дә шахтадан күтәрелгән белгечләр кирәк. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә